Татарстанда грипп белән авыру очраклары ешайган
Әлегә нигездә грипп түгел, ә гадәти салкын тию китереп чыгаручы вируслар йөри.
10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 8982 кеше авырган. Бу узган атнага караганда 44% ка күбрәк, әмма эпидемиологик бусагадан 35% ка түбәнрәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң күп авыручылар 7-14 яшьлек укучылар арасында - аларның саны 85% ка арткан. Моны һава торышы салкынаю һәм балаларның каникулдан мәктәпләргә кайтуы белән бәйлиләр. Грипптан республикада яшәүче 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан-бу барлык халыкның 49% ка якынын тәшкил итә.
Шул ук атнада коронавирусның 109 очрагы ачыкланган. Бу аңа кадәрге атнага караганда 17% ка күбрәк. Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалаша, ә вируслар мәктәпләрдә һәм бакчаларда җиңел тарала.
Төп саклану чаралары: гигиена сакларга, кулларны ешрак юарга; сәламәт яшәү рәвеше алып бару; гриппка каршы прививка ясатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев