Татарстанда явым-төшемнәр туктап, суыта башлый
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яуган кардан, урыны белән бураннан соң көндез явым-төшем көтелми.
14 гыйнварда, Татарстанда температура фоны түбәнәя башлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга (Казанда 13 метрга) кадәр көчәя. Юлларда бозлавык саклана.
Төнлә һава температурасы -7..-12 градус (көнчыгышта аязган вакытта -15 градус) тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы -5..-10 градусны (ТР башкаласында -5..-7 градус) күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев