Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда йөкле студентларга түләү регламентын расламакчылар

Тиешле боерык хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстанда көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр бирелә торган түләү регламентын расларга телиләр.

Исәпкә куелганда акча алуга заявканы көндезге бүлектә белем алучы, РФ гражданины булган йөкле хатын-кызлар бирә ала. Моннан тыш, заявканы законлы вәкилләрнең ризалыгы белән балигъ булмаган йөкле хатыннар, вәкил үзе яки вәкилдән ышаныч кәгазе булган кеше бирә алачак.

Гаризаны шәхсән яки дистанцион рәвештә, шул исәптән почта аша да җибәрергә мөмкин. Әгәр закон проектын кабул итсәләр, түләүләрне көтүнең максималь вакыты, гариза бирү формасына карамастан, 10 эш көне тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев