Татарстанда капиталь ремонт ясауга минималь кертемне арттырырга телиләр
Кабул ителгән очракта, карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга кертемнең минималь күләмен үзгәртергә планлаштыралар. Тиешле карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләмен билгеләү турындагы» законга үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Бер квадрат метр өчен кертем суммасы 8,47 сумнан 10,16 сумга артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев