Татарстанда М-7 трассасында машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган
Беренчел мәгълүматлар буенча, сәбәбе тайгак юлда артык югары тизлек булган.
2025 елның 18 ноябрендә 02:30 тирәсендә Уфа юнәлешендә М7 «Волга» трассасының 1071 нче километрында (Тукай районы) Свердловск өлкәсенең теркәү билгеләре булган Toyota автомобиле йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган һәм туктап торган йөк фурасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры урында һәлак була. Моңа кадәр ГЛОНАСС системасы буенча трассаның әлеге участогында бозлавык турында хәбәр килгән була.
Прокуратура сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев