Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда законсыз рәвештә тонналап балык һәм ике меңнән артык тере кысла тотылган

Татарстанның Спас районында хокук саклау органнары су биоресурсларын законсыз тоту турындагы җинаять эше кысаларында масштаблы тентүләр уздырды.

Республика прокуратурасы контролендә булган чаралар бер үк вакытта берничә торак пунктта узды.

Нәтиҗәдә законсыз тотылган продукциянең күп өлеше тартып алынды:

— 85 тоннадан артык балык;

— 2000нән артык тере кысла;

— кабул итү һәм гамәлгә ашыру процессын терки торган документлар.

Төп хокук бозу — законсыз тотылган балык продукциясендә кирәкле маркировканың бөтенләй булмавы. Шуның нигезендә хокук саклаучылар Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә: су биоресурсларын законсыз тоткан өчен (РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе) һәм маркировкасыз товарлар җитештерү, сатып алу, саклау яки сату буенча (РФ Җинаять кодексының 171.1 маддәсе), дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев