Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанлылар булачак пенсия күләмен мөстәкыйль рәвештә үзләре исәпли ала

Татарстанда яшәүчеләр, минималь эш стажы һәм пенсия баллары булган очракта, иминият пенсиясе алу хокукына ия.

Иминият пенсиясен алу өчен кешенең ким дигәндә 15 ел эш стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Шулай балмаганда, аңа социаль пенсия генә билгеләнәчәк: аның күләме азрак, һәм ул соңрак түләнә башлый.

Иминият пенсиясе күләмен исәпләү өчен түбәндәге формула кулланыла: пенсия күләме = фиксацияләнгән түләү + (пенсия баллары саны × пенсия баллы бәясе).

2026 елда фиксацияләнгән түләү күләме 9584,69 сум тәшкил итә. Ул стажга һәм пенсия балларына бәйле түгел. Быел бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Баллар саны кешенең никадәр рәсми эшләвенә һәм нинди хезмәт хакы алуына бәйле.

Мисал өчен, Татарстанда яшәүче кешенең эш стажы 35 ел һәм аның тупланган пенсия баллары 130 икән, аның быелгы пенсия күләме формула буенча түбәндәгечә исәпләнә: 9584,69 + (130 × 156,76) = 29 963,49 сум.

Чыганак — «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев