Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстаннан Санкт-Петербургка «ашлык экспрессы» җибәрелде

Горький тимер юлы беренче тапкыр «йөк экспрессы» составында ашлык партиясен Татарстаннан Санкт-Петербургка җибәрде.

 Гомуми авырлыгы 3,2 мең тонна булган 44 вагоннан торган состав Юдино станциясеннән китте, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Яңа юнәлеш Төньяк-Көнбатыш портларына даими рәвештә йөкләр җибәрү өчен эшләнгән. Портка килгәннән соң йөк Көньяк Африкага экспортка китә», — диелә хәбәрдә.

Гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда тимер юл станцияләрендә 540 мең тоннага якын ашлык төялгән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,4% ка күбрәк.

Ноябрьдә генә дә 84,5 мең ашлык төялгән, бу узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 45,3% ка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев