Татарстанның яшь галимнәре торакка 1,3 млн сум ала алачак
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча масштаблы программаны эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Тиешле документ проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Программа перспективалы фәнни кадрларга торак грантлары бирүне күздә тота. Конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 1,37 млн сум алачак.
Акчаларны фатир сатып алганда беренчел кертемгә, сатып алынган торакка түләүгә яисә ипотека кредитын түләүгә тотарга рөхсәт итәчәкләр. Катнашучының билгеләнгән таләпләргә туры килүе һәм расланган фәнни казанышлары булу мәҗбүри шарт булачак.
Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары дәгъва итә алачак. Шулай ук фән өлкәсендә кимендә өч ел эш стажы, фәнни эшчәнлекнең әһәмиятле нәтиҗәләре булу һәм торакка мохтаҗ буларак исәптә тору таләп ителәчәк.
Чыганак — «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев