Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Татарстанның социаль учреждениеләренә 500 млн сумга якын сөт продукциясе җибәреләчәк

Киләсе елда Татарстанның социаль учреждениеләрен сөт продукциясе белән тәэмин итү өчен 498 миллион сум тотылачак.

Сөт, кефир һәм башка продуктлар мәктәпләргә, балалар бакчаларына, колледжларга, сәламәтлек саклау, социаль яклау, яшьләр сәясәте учреждениеләренә һәм башкаларга җибәреләчәк. Бу хакта республиканың Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Тәэмин итүчеләр 1,2 миллион килограмм сөт, 256,9 мең килограмм кефир, 250,9 мең килограмм ряженка, 135,9 мең килограмм эремчек, 135,9 мең килограмм атланмай, 66,6 мең килограмм каймак, 64 мең килограмм ярымкаты сыр илтергә тиеш булалар. Сөт продукциясен учреждениеләргә илтү 2026 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев