Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

ТР Югары суды ЗАГСның элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Бу хакта судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Югары суды ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. 

 

Исегезгә тошерәбез, Казанның Вахитов суды Нигъмәтуллинага дүрт елга шартлы срок һәм 500 сум күләмендә штраф җәзасы чыгарган иде. Шулай ук аны 2,5 елга дәүләт хезмәтендә вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

 

Аның белән бергә суд аның элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗановны гаепле дип таныды һәм аңа 1 ел 8 айга шартлы җәза билгеләде. Шулай ук элеккеге баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдиновага 1 ел 6 ай шартлы рәвештә җәза билгеләнгән. Икесе дә ике елга дәүләт вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Ведомство җитәкчелеген вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләделәр, ә Нигъмәтуллинадан шулай ук мошенниклыкта шикләнделәр. Тикшерү версиясе буенча, алар ТР ЗАГС хезмәткәрләренә архивны цифрлаштырган өчен бирелергә тиешле премияләрне үзләштергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев