Владимир Путин Татарстанның дүрт вәкилен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйды.
Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгәннәр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов бүләкләнде.
Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Россиянең халык артисты» исеме бирелде.
«Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеменә Әлмәт районының Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов лаек булды.
ТР Транспорт министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын тоту һәм үстерү идарәсе директоры Эдуард Данилов «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев