Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Хәтта вак ришвәтчелек тә зур бәлагә китерә

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча Комиссия хәбәр итә

Марк Токарев, Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291.1 маддәсе нигезендә ришвәт алуда арадашчылык иткән өчен, ягъни ришвәт бирүче яки ришвәт алучы кушуы буенча ришвәтне турыдан-туры тапшыру яки алар арасында шактый күләмдә ришвәт алу һәм бирү турындагы килешүне гамәлгә ашыру өчен максималь җәза чарасы — дүрт елга кадәр иректән ән мәхрүм итү белән ришвәт суммасыннан егерме тапкыр күбрәк сумма күләмендә штраф.

Ришвәтнең шактый күләме дигәндә суммасы, хакы егерме биш мең сумнан артып китә торган акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәт, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башка төрле мөлкәти хокуклар, зур күләмдәге ришвәт дигәндә — суммасы, бәясе йөз илле мең сумнан артып китә торган, аеруча зур күләмдәге ришвәт дигәндә — бер миллион сумнан артып китә торган акча, хак аңлашыла. 

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291.2 маддәсе нигезендә ришвәт алу, шәхсән яки арадашчы аша ун мең сумнан артмаган күләмдә ришвәт бирү өчен «кече ришвәтчелек» максималь җәза чарасы — бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291.2 маддәсендә күрсәтелгән күләмдә ришвәт биргән Әгәр җинаятьне ачуда һәм (яисә) тикшерүдә актив булышлык күрсәтсә яисә вазыйфаи зат тарафыннан ришвәт таләп итү җирлеге булса, яки җинаять кылганнан соң зат ришвәт бирүе турында җинаять эше кузгатуга хокуклы булган органга үз ихтыяры белән хәбәр иткән булса, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291.2 маддәсендә күрсәтелгән күләмдә ришвәт биргән зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев