Балалар һәм үсмерләр йөгерүдә катнашты
«Милләтләр кроссында» район, шәһәр мәктәпләреннән, шәһәребезнең урта уку йортларыннан 500 дән артык кеше катнашты.
Әлеге чара халыкны даими физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү үрнәген пропагандалау максаты белән ел саен сентябрь аенда уздырыла. «Милләтләр кроссын» шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров ачып җибәрде. «Олимп» спорт мәктәбендә чаңгы бүлегендә шөгыльләнүче Анастасья Калининага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Виталий Фоменко да кунак булып чакырылган иде. Ул узган елда әлеге йөгерештә катнашкан булган. Стадионда йөгерешкә старт 10 сәгатьтә бирелде.
Ярышта 2015 елда һәм аннан алда туган, 2011 елда һәм 2014 елда туган кызлар-малайлар йөгерде. 2008-2010 елларда туган һәм 18 яшьтән өлкән кызлар һәм егетләр көч сынашты.
Һәр категориядә көч сынашып беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган спортчыларга Рәхмәт хатлары, кинога бару өчен махсус призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев