Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Гимназиялеләр булдыра

“Ел клубы” номинациясендә лауреат Дипломы белән “Сәләт-Минзәлә клубы” Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре “гимназия бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бүләкләнде.

Әлеге бәйгене Татарстан республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды белән берлектә оештырды.

“Ел клубы” номинациясендә лауреат исемен ике ел рәттән “Сәләт-Минзәлә” клубы алды. Әлеге бәйгедә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары, клуб әгъзалары, активистлары катнашты.

Үз гимназияләрендә Сәләтне тәкъдим итүче, кызыклы чаралар уздырып, укучыларга Сәләт мохитен тою мөмкинлеге тудыручы, ел дәвамында мөһим һәм зур эш алып баручы иң шәп клубны чын күңелдән тәбриклибез.

Мәктәп коллективын, Гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллинаны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X