Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Мәктәп балалары җәйге каникулда акча эшлиләр

«Кама беконы» ҖЧҖнең Коноваловка терлекчелек комплексында мәктәп укучыларын җәйге каникулда ярдәмче буларак эшкә алалар. 14-16 яшьлек үсмерләрнең кайберләре менә шушы вакытны файдалы итеп үткәрә белә—эшкә урнашалар.

Ильяс Исмәгыйлов(рәсемдә) белән без «Кама беконы» ҖЧҖнең Коноваловкадагы терлекчелек комплексында таныштык. Ул Минзәлә гимназиясенең 8 нче сыйныфын тәмамлаган.. Аның әйтүенә караганда, ул җәй башында ук эшкә урнашкан.

Ул бик тыйнак: «Төрле эшләр башкаручы булып урнаштык, көчебездән килмәгән эшне кушмыйлар, шуңа күрә авыр түгел. Көн саен төрле эш. Чүп үләннәрен утап, терлекчелек комплексы тирәләрен җыештырып торырга ярдәм итәбез», ди. 
Аның белән бергә Аяз Галиев, Ринат Вәлиев һәм башкалар эшлиләр. Аларны иртән иртүк җәмгыятьнең автобусы Минзәләдән алып китә, кичке якта 15,30 минутта Минзәлә шәһәренә кире кайтарып куя. Үсмерләр атнага өч көн эшләп, 4 көн ял итәләр. Айга 22 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев