Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә йөзүчеләре эстафеларда 2 призлы урын яуладылар

Шәхси җиңүләр дә күп

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә АТП сы призларына үткәрелгән йөзү буенча республика ярышлары тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында үткән традицион турнирда Минзәлә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре, Җәлил бистәсе, Тукай районыннан 600 гә якын спортчы катнашты.

Масштаблы ярышларның индивидуаль нәтиҗәләре белән соңрак таныштырачакбыз. Ә эстафеталардагы команда нәтиҗәләренә килгәндә, Минзәлә йөзүчеләре ике призлы урын яулады. 

2015 елда туганнар һәм кечерәкләр арасында «Минзәлә-2» командасы (Елизавета Исаева, Кәрим Халиуллин, София Вышенская, Реналь Исламов) — 3 нче урында. 

2008 елда туганнар һәм олыраклар арасында «Минзәлә» командасы — Александра Соколовская, Айнур Вилданов, Эсмира Аксенова, Ярослав Соколовский — 1 нче урын алды.

Җиңүчеләргә грамота, медаль, кубоклар һәм спонсор — «Минзәлә АТП» сыннан акчалата призларны «Юбилейный» спорт мәктбе директоры Илфар Сафиуллин һәм ТР Йөзү федерациясе судьялар коллегиясе рәисе Владимир Золотов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев