Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Һөнәри белем бирүгә-80 ел!

2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Шуларнын берсе-Татарстанда һәм Россия күләмендә һөнәри-техник белем бирү системасына 80 ел тулуга багышланган чаралар.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") 

Һөнәри белем бирүнең бай тарихы бар. Дистә еллар буе төрле белгечлекләргә укыту,  эшче кулларга булган ихтыяҗны кәнәгатьләндерү, промышленность һәм авыл хуҗалыгы өчен төрле һөнәр ияләре  эзерләп чыгару элек тә, хәзер дә  югары урында тора. Бүген техникум һәм көллиятләрдә  үз эшләренә җаваплы карый торган киләчәк  формалаша, яңа буын тәрбияләнә.

Һөнәри белем бирү системасына 80 ел тулу уңаеннан республикабыз урта уку йортларында куптөрле Республика һәм Россия бәйгеләре уздырылды.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы да бәйрәмгә багышланган чараларда актив катнашты. Төрле һөнәрләргә багышланган сочинение, рәсем конкурслары, “Мин- практикада” дип исемләнгән видеороликлар конкурсы, интернет-олимпиадалар, “Тәҗрибә. Вакыт. Осталык” дип исемләнгән түгәрәк өстәл, арт-объект ясау, тантаналы вакыйгага багышлап агачлар утырту-болар барысы да студентлар, педагогик коллектив һәм ветеран укытучылар катнашында үткәрелде. Ветеран педагогларны һәм барлык укытучыларны бәйрәм белән котлап, студентлар видео тәбрикләүләр  әзерләделәр. Ел саен Казан шәһәрендә уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә быел һөнәри белем бирүнең 80 еллыгына багышланды.

Интернет олимпиада да 2 курс студенты Антон Гудовских 2 урынны яулады, сочинение конкурсында Александра Шмелева һәм Адель Шаймухаметов 3 урын алдылар. “Мин-практикада” дип исемләнгән видеороликлар конкурсында 4 курс студенты Масленников Михаилның эше игътибарга лаеклы дип табылды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чарада производствога өйрәтү мастеры Алевтина Дюпина катнашты һәм “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Фотолар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы архивыннан

Бәйрәм чаралары һөнәри осталыкның Worldskills стандартлары буенча чемпионатлар белән төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы студентлары 6 компетенциядә чыгыш ясадылар. “Пешекче”, Ветеринария”, “Җиңел машиналарга хезмәт күрсәтү”, “Авыр техникаларына хезмәт күрсәтү”, “Йөк машиналарына хезмәт күрсәтү”,“Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” юнәлешләре буенча Вадим Кучуков, Иван Тутулин, Анастасия Шалянина, Оксана Сарварова, Михаил Масленников, Александр Мишунин, Дәниф Шигабиев  уңышлы чыгыш ясап регионара турга уздылар.

                                                        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев