Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Сылу “Илһам” бәйгесендә өченче урынны алып кайтты

16 нчы май көнне Казан шәһәрендә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Аны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы язучылар берлеге уздырды.

Гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы  Сылу Галиева бәйгенең соңгы этабына кадәр үтеп, 664 иҗади эш арасыннан 3 нче урынны яулады. Ул диплом һәм 5 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Сылу әлеге бәйгегә журналистика буенча Интернетның уңай һәм тискәре яклары турында мәкалә язган иде. Сылуга киләчәктә дә зур уңышлар һәм иҗадый җимешле озын гомер телибез!  Җитәкчесе Лилия Альберт кызы Галиева. 

Тиздән аның материалын үзебезнең “Минзәлә”-“Мензеля” газетасында, “ВКонтакте” һәм башка социаль челтәрләрдә урнаштырачыкбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев