Хуҗәмәттә фәнгә багышланган китап күргәзмәсе булды
Катнашучылар игътибарына фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителде
Минзәлә районында Хуҗәмәт авыл китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Фән могҗизалары» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Китаплар арасында физика, химия, биология, астрономия һәм башка фәннәр буенча басмаларны күрергә мөмкин иде.
«Китапханәче Гөлфинә Әминова яшүсмерләргә фәннең нәрсә булуы, фәнни дисциплиналарны өйрәнүнең ни өчен мөһим булуы һәм һәр кешенең көндәлек тормышында белемнәрнең нинди роль уйнавы турында сөйләде», дип хәбәр ителә ВК дагы «Мензелинская центральная библиотека» сәхифәсендә.
Фотолар: Мензелинская центральная библиотека
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев