Минзәлә командасы республика ярышларында катнашуларын төгәлләде
Алдарак хәбәр иткәнебезчә, Минзәләдән Әмир Ардыханов кичәге уеннар нәтиҗәләре буенча 2013-2014 яшь категориясендә Б дивизионында ялгыз разрядта 2 урын алган иде.
— Бүген Әмир Матвей Савенко (Яр Чаллы) белән ир-атлар арасында парлы разрядта үз яшь категориясендә 3 урынны яулады,-дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренер-укытучысы Игорь Ковальчук.
Шулай ук Минзәләдән Елизавета Исаева 2015 елда туган һәм аннан кечерәк яшь категориясендә «микст»та (катнаш парлы разрядта) 5 нче урынны алды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев