Аларның гаиләсендә өч бала тәрбияләнеп үсә.
РФ Дәүләт Думасына сайлауларда Минзәлә районы халкы актив катнаша. Күпләр сайлау участокларына тулы гаиләләре белән бара. Минзәләдә яшәүче Ирек һәм Резеда Сарваровлар да гадәттәгечә, сайлауга балалары белән килде. Алдагы елларда әти белән әни генә тавыш бирергә хокуклы булса, быел инде бу хокукка олы уллары Әмир дә ия булды. Әмир Чаллыдагы политехник колледж студенты. РФ Дәүләт Думасына сайлауларда ул беренче тапкыр тавышын туып-үскән Минзәлә шәһәрендә, әти-әнисе һәм ике бертуган энесе белән бергә бирде.
Исегезгә төшерәбез, сайлау көннәрендә Вконтакте социаль челтәрендә «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы бара. Аның кысаларында өч Sollers ST8 автомобиле һәм айфоннар оту мөмкинлеге бар. Фотоконкурс 19 һәм 20 сентябрьдә дә дәвам итәчәк. Анда Татарстанда яшәүче теләсә кайсы гаилә катнаша ала. Моның өчен 20 сентябрь 20:00 сәгатькә кадәр гаилә белән сайлау участогына килгән мизгелне фотога төшереп, аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк.
Нет комментариев