Минзәләнең Десантчылар союзы җитәкчесе Эдуард Ягафаровның Ржев янындагы экспедиция составынла Бөек Ватан сугышы вакыты блиндажларында казу эшләрендә катнашуын язган идек.
Россия Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек чорында, туган ягына кайтып, ул казулар барышында тапкан берничә экспонатны, Минзәлә музее фәнни хезмәткәре Наилә Мингалиевага тапшырды.
Аның ярдәме белән Минзәлә төбәге музее Бөек Ватан сугышы гына түгел, махсус хәрби орерация чорындагы экспонатларга да нык баеды.
Музей киштәләрендә фронтовиклар ясаган нәфис тимер эшләнмәләр дә бар. 90 нчы танк полкыннан атамасы "Хан" булган солдат ясаган " Донбасс розалары" фигурасына "Торна " дигәне дә өстәлде.

Аны волонтерлык хезмәте барышында фронтка 70 тапкыр гуманитар йөк алып барган Рузия Солтанова тапшырды. Эшләнмәне тимерче Вадим Гудцев ясаган.
Рузиянең энесе мобилизация буенча китеп, каты яралардан соң хәзер СВО ветераны.
Очрашу вакытында тагын бер тапкыр музейдагы күргәзмәне күздән кичердем. Баларга күрсәтеп, аңлатып бер сәгать дәвамында экскурсия үткәрергә була музейда.
Яшь буын сугышлар турында гына түгел, шул чорда тылдагы хезмәте белән солдатларга ярдәмле булган шәхесләр хакында да белеп үсәргә тиешләр.
Фронт тылга таянып кына җиңүләргә ирешә ала. Балаларны фронтка ярдәм хәрәкәтенә активрак тартырга иде.
Нет комментариев