Илдус Ильяз улы 2007 елдан районның «Минзәлә» газетасы редакторы иде.
Минзәләдә баш мөхәррир – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев белән хушлашу булды. Илдус Ильязовичның вакытсыз һәм көтмәгәндә вафат булуы аны белгән һәркем өчен зур шок булды. «ТАТМЕДИА» системасында иң тәҗрибәле мөхәррирләрнең берсен һәм мең укучыларның яраткан авторын соңгы юлга озатырга аның туганнары, якыннары, каләмдәшләре, шулай ук республиканың төрле почмакларыннан район газеталарының баш мөхәррирләре җыелды.
Хушлашу мәрасимендә Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов Илдус Ильяз улын үз эшенә тугры профессионал, оста җитәкче һәм районның чын патриоты буларак бәяләде, хатыны Нәсимә Миргарифҗан кызының, балаларының, туганнарының кайгысын уртаклашты. «Татмедиа» республика агентлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен «ТАТМЕДИА» АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Илдус Шаһиев тырышлыгы белән «Минзәлә-информ» зур уңышларга иреште, ә филиал журналистлары тулаем республика буенча лаеклы танылу алды.

Илдус Ильяз улы 1962 елның 22 февралендә Әлки районының Алпар авылында туа. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча тәмамлап, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1986 елда ул үзенең хезмәт юлын Минзәлә район газетасы «Коммунизм таңы» редакциясендә башлый. Илдус Ильяз улы редакция эшенең барлык баскычларын үтте: җаваплы сәркатип урынбасарыннан һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдиреннән алып «Коммунизм таңы» —газетасының җаваплы сәркатибенә кадәр. Төрле елларда «Маяк» совхозын, аннары Минзәлә РУПСын җитәкләп, Минзәлә театры директоры урынбасары вазыйфаларын да үтәде. Ләкин матбугат, редакция эше аның тормыш юлының аерылгысыз өлеше булды.
2007 елдан алып соңгы көненә кадәр ул районның «Минзәлә» газетасын җитәкләде: башта редакция җитәкчесе буларак, аннан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә — информ» директоры һәм баш мөхәррире -җитәкчесе вазыйфасында. Аның сизгер җитәкчелеге астында район газетасы һәрвакыт җанлы, намуслы һәм хөрмәтле басма булып кала бирде. Күп кенә яшь журналистлар өчен ул һөнәри осталыкка гына түгел, ә кешелекле намуслылыкка, укучылар алдында җаваплылыкка һәм кече Ватанга тирән мәхәббәткә дә өйрәтүче акыллы остаз да булды.
Илдус Ильяз улының казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. 2017 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. 2022 елда, ТАССРның йөз еллыгы елында, ул «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. ТР Икътисад министрлыгы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Татмедиа» Республика агентлыгы, «ТАТМЕДИА» АҖ, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм Минзәлә районы башлыгының дистәләгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Нет комментариев