Нәүрүзнең дә җитте үз вакыты
Нәүрүз бәйрәме- төрки халыкларында көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Яз бәйрәме, дип тә атыйлар аны. Үткән гасырда Россиядә Масленница белән Нәүрүз урынына Кыш озату бәйрәмен традициягә кергән иде.
Тулбай авылында үткән Нәүрүз бәйрәмендә килгән кунакларга-авылдашларына, башка авылларның мәдәният хезмәткәрләренә традицияләрнең барысын да күрсәтергә омтылдылар. Өстәл тулы сый-нигъмәт иде, җыр- бию, уеннар булды, бу көнне табынга куеласы ризык төрләре күрсәтелде. Аларның барысы хакында тулырак Мензеля.ру сайтында куелачак видеодан һәм Ютубтагы каналыбыздан атна башында карый аласыз. Әлегә редакциянең һәм минем Инстаграмдагы битләрдән сюжетлар карый торыгыз.
Һәр чара масштаблы һәм кызыклы булсын өчен оештыра белү кирәк.
Авыл җирлеге башлыгы Фазыл Муллин кунакларны зурлап котлагач, чын күңелдән әзерләнгән әйбәтләп язылган сценарий буенча мәктәп укучылары, сәнгать коллективлары, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре күңелле бәйрәм чарасы әзерләгәннәр иде. Халыкчан бәйрәмнән авылның имам- хатыйбы да читтә калмаган,ул да баларга бүләк өләште. Бәйрәмне үткәрүдәге бердәмлек һәр элементта чагылды. Нәүрүзбикә Чаллыда мәдәни чаралар үткәрүдә шомарып беткән авылдашлары Хәмдия ханым булса, Кыш Бабайны шәп итеп уйнаган Илгизәр Сабировны мин генә түгел, кайбер авылдашлары да танымады. Тамашаны үткәрүче һәр кешенең үз вазыйфаларын күңел биреп кбагкаруларына игътибар иттем мин. Авылдашлары Илгиз Загиев ярдәме белән, Нәүрүзнең бер өлеше булган бүләк өләшүне матур итеп башкардылар.
Светлана Сабирова һәрвакыттагыча, мәктәп коллективы белән мәдәният хезмәткәрләрен берләштереп, үзенчәлекле концерт программасы ясады.
Гөлчәчәк Габдрахманова,район мәдәният йорты директоры, Татарстан халыклары ассамблеясының райондагы вәкиллеге җитәкчесе:
Без Татарстаныбызда билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрне авыл клубларына, андагы һәвәскәрләрң коллективларына бүлеп бирдек. Һәр бәйрәмгә шулай җыелышып киләбез дә, соңыннан фикер алышабыз. Халыклар дуслыгы безнең эшчәнлегебездә менә шулай чагыла. Тулбайда үз бурычларын үтәүгә һәрвакыттагыча бик намуслы караганнар. Күңелле дә файдалы да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев