Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Омикрон Минзәләгә килеп җитте...

Ковидның яңа үзенчәлекләре туа торуын күпләр ишетеп беләдер.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Ярый әле чирле кешенең пропискасы гына безнеке булган.
Ковидның яңа төре, иммунолог Владимир Болибок сүзләренә ышансаң, гриппны хәтерләтә- нык тамак авырта, коры ютәл, температура күтәрелеп, баш авырта. Пневмония китереп чыгарырга мөмкин.
Җиңел үтә дисәләр дә, вакцина ясатмаучыларны шактый интектерергә мөмкин. Гомумән, ковид белән чирләүчеләр пандемия тәэсирен үзләрендә соңрак та тоярга мөмкин диләр, Россия табиблары.
Ләйлә Нуретдинова, хастаханәнең баш шәфкать туташы:
-Бу чир хакында сөйләгәндә, киеренке тынлык дигән әйтемне кулланыр идем. Госпитальдә авыр хәлдә ятучылар фәкать алты кеше калды. Әмма вакцина ясатучылар саны нык кимеде. Бу хәл сагайта. Коллектив иммунитет тудыру өчен тиз арада көненә егерме түгел, 150-200 кеше вакцина кадатсын иде. Омикрон безнең район территориясенә керсә, йогышлыгы ягыннан бик тиз таралудан куркабыз. Вакцина җитәрлек. Үзебезне саклыйк.
Аю, Бикбау авыл җирлекләрендә очрашуда өлкән яшьтәге кешеләрнең һаман да вакцина ясатырга ашыкмауларын ишеткәч, Ләйлә ханымның сүзләрендә никадәр хаклык бар икәненә инанасың!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев