Этләрегезне чиплаштырырга онытмагыз
Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсе шәһәребездә этләрне чиплаштыруны 10 нчы май(шимбә) көнне түбәндәге адреслар буенча үткәрәчәк.
Атлар мәйданы, Җиңү паркы янында 8 сәгаьтән алып 9 сәгатькә кадәр.
Изыскательләр урамы, «Агыйдел» кибете янында и 9 сәгатьтән алып-10 сәгатькә кадәр.
Садак бистәсендә «Для Вас» кибете янында 10 сәгатьтән алып 11 сәгаткә кадәр.
Шәһәр стадионына керү юлында 11 сәгатьтән алып 12 әгатькә кадәр.
Процедура авыртусыз һәм нибары берничә минут эчендә башкарыла.
Дәүләт мәгълүмат системасына этнең уникаль номеры, кушаматы, туган елы, төсе, җенесе, этнең токымы, шулай ук хуҗасының исем фамилиясе, атасының исеме теркәләчәк. Этнең базага кертү өчен хуҗасының ИНН, этнең ветеринар паспорты(ул булмаса чиплаштырганда тутырыла) һәм паспорты кебек документлары кирәк булачак.
Этләрне чиплаштыру буенча сораулар туса 3-13-05 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев