15 нче августка урак көндәлеге
Көн темасы

15 нче августка урак көндәлеге

Район комбайнчылары арасында «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексының алдынгы комбайнчысы Илһам Гиниатуллин (фотода) быелгы уракта да сынатмый. Илһам «Торум 750» комбайнында 1676 тонна ашлык суктырып, икенче урында бара.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ») 

Минзәлә районы игенчеләре уракта 75 мең тоннадан артык ашлык суктырдылар.

Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4580 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыеп алдылар. Бу хуҗалык комбайнчылары бөртеклеләрнең 98 процентын суктырып алды һәм алдагы көннәрдә бөртеклеләр урагы тәмамланачак. Кичә "Заиковский"ҖЧҖ хуҗалыгы да бөртекле культураларны суктыруны тәмамлады.

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,4 центнер тәшкил итә. Сабан бодаеның-38,9, арпаның- 80,1, борчакның-79 проценты җыеп алынды. Кичә районыбыз басуларында 58 комбайн эшләде һәм 4840 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу эш 6824 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 12 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде.

Безнең белешмә.

Республика күләмендә 829200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Ике миллион 259 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,2 центнер уңыш җыеп алына.


Нет комментариев