Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Август” компаниясенә караган Минзәлә игенчеләре игеннәрнең 22 процентын җыеп алды

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29 центнер тәшкил итә

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ») 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 2803 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән көзге бодай 2612 һәм арпа191 гектарда җыеп алынган. Әлегә көзге бодайның һәр гектары-29,3, арпа 25,9 центнер уңыш бирә.

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29 центнер тәшкил итә.

Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасы алда бара, алар 861гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 34,7 центнер уңыш җыеп алалар.

Реклама

«Август» компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюда алда баралар, бөртеклеләрнең 22 процентын җыеп алдылар һәм уртача һәр гектардан 27 центнер уңыш җыеп алалар.

«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 198 гектар көзге бодайның уртача уңышы 19,5 центнер тәшкил итте.

«Ильнур» КФХсы игенчеләре дә кичә арпаны суктыруга кереште, аларда гектар күәте-20 центнер.

Фотода сулдан уңга: комбайнчы Леонид Кудрявцев, хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Исламов, комбайнчы Рәвис Сабиров белән урак турында фикер алышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев