Авыл җирлекләренә МТЗ-82,1 тракторлары тапшырылды
Көн темасы

Авыл җирлекләренә МТЗ-82,1 тракторлары тапшырылды

Яңа МТЗ-82,1 тракторлары авыл җирлекләренә 2023 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган Татарстан Республикасы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бирелә.

Бүген Татарстан Республикасы көне уңаеннан район мәдәният сарае каршындагы мәйданда район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Николаевка (Тимербулат Фарсиев), Иске Маҗын (Эльверт Шәймарданов), Юртау (Ирек Кадыйров) авыл җирлекләре башлыкларына МТЗ-82,1 тракторлары ачкычын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелде. Әлеге тракторлар елның теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләчәк.

Шушы уңайдан Юртау һәм Николаевка авыл җирлекләре башлыкларының фикерләрен белдек.

Ирек Юсупов (Юртау авыл җирлеге башлыгы):

-Конкурста катнашып грант отуыбызга бик шатландык. Хәзер безнең үз техникабыз бар Трактор ярдәмендә кыш көне урамнарны кардан чистартырга, өмәләрдә чүп-чарны чыгарырга,йөк ташырга да мөмкин булачак. Элек безнең җирлекне “Чиста шәһәр” ҖЧҖ чистарта иде. Алар җитешмәгәндә Ирек Хаматов та ярдәм ите. Шулай ук Хаернас Зәкиев та ярдәменнән ташламады. Моның өчен аларга рәхмәттән башка сүз юк.

Тимербулат Фарсиев (Николаевка авыл җирлеге башлыгы):

-Әлегә кадәр авылдагы үләннәрне чаптырырга , кышын юлларны чистартырга инвесторыбыз Алмаз Шәрипов ярдәм ите. Шулай ук үз тракторы белән Александр Чумаков та ярдәменнән ташламады. Тракторны без авыл җирлеге мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кулланачакбыз. Безнең җирлеккә бирелгән тракторны Александр Чумаковка тапшырыбыз дип уйлап торам.


Нет комментариев