Айнар Халиуллин  халыкара конкурс лауреаты булды
Көн темасы

Айнар Халиуллин халыкара конкурс лауреаты булды

19нчы декабрь көнне Чаллы шәһәрендә 2нче Халыкара театраль сәнгать һәм хореграфия, вокал, инструменталь конкурс узды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Әлеге конкурста Минзәлә шәһәре гимназиясендә белем алучы Айнар Халиуллин  урта төркемдәгеләр арасында чыгыш ясап беренче дәрәҗәдәге Лауреат исеменә лаек булды. Ул “Андижан полькасын” башкарды (укытучысы Роза Биктагирова). Айнар Диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.      


Нет комментариев