Азат Хамаев «ТР Минзәлә муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булды
Көн темасы

Азат Хамаев «ТР Минзәлә муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булды

Аңа әлеге исем районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев «ТР Минзәлә муниципаль районының мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. Әлеге атказанган исем аңа Минзәлә район Советы утырышында тапшырылды.

— Мин беренче тапкыр ТР Дәүләт Советына сезнең район кергән округтан 1999 елда сайланган идем. Шул чордан башлап депутат эшчәнлеге вакытында да, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры булганда да Минзәлә районы файдасына бергәләшеп бик күп эшләр башкарырга мөмкин булды. Алга таба да бергә хезмәттәшлек итеп яшәргә язсын. Шушылай хөрмәтләвегез өчен рәхмәт, — диде ул үзенең җавап сүзендә.


Нет комментариев