Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүрт хокук бозу теркәлде

Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә муниципаль районында һәм Минзәлә шәһәре буенча бүлеге кар чаналарын куллану, эксплуатацияләү буенча рейд үткәрелде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Барлыгы 4 хокук бозу теркәлде һәм административ материал төзелде. 
Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең  Минзәлә муниципаль районы һәм Минзәлә шәһәре буенча барысы 120 берәмлек кар чанасы исәпкә алынган. Бу техника белән идарә итү өчен аның таныклыгы булырга тиеш, шулай ук хуҗасы исемеменә теркәлгән булуы шарт һәм аларның һәр елны техник күзәтү үткән булуы зарури. 
Ринат Гильманов (Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә муниципаль районы һәм Минзәлә шәһәре буенча бүлек начальнигы):
-    Статистика шуны күрсәтә, әлеге төр техника чаралары белән идарә итүчеләр кар чаналарын эксплуатацияләүдә тәртип бозалар, юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары килеп чыга.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев