Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел алды ярмикәсе продукциягә бай иде

Минзәләдә Яңа ел алдыннан бәйрәм алды ярминкәсе узды.

Сәүдә палаткаларында нинди генә товарлар юк иде -сыер, үрдәк, индоутка, каз, тавык итләре, май, сөт, йомырка, өй шартларында консервланган ризыклар, икмәк эшләнмәләре, көнкүреш-кирәк яраклары да җитәрлек. Яңа ел алды ярминкәсенә районыбызның барлык авыл җирлекләре дә әзерләнеп килгәннәр. Үзләре әйтүенчә, алар иртәнге 4 тән аяк өстендә, сәгать 7.30 да сәүдә рәтләре әзер иде инде. Халык сыер һәм кош итләрен бәйрәмгә бик яратып алды, эшмәкәрләр алып килгән икмәк булка ризыкларына, сөт продукцияләренә дә сорау зур булды. Ярминкәгә шәл, оекбаш, бүрекләр, киез итекләр дә алып килгәннәр иде.Төрле фасондагы һәм үлчәмдәге шәлләрне дә яратып алдылар минзәләлеләр.

Урыс авыл җирлегеннән Алсу Зиязиева, Юртаудан Ирек Хамматов, Калморза хуҗалыгы, алып килгән иткә дә сорау зур булды. Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллина хуҗалыгында үстерелгән каз, үрдәк ите дә үтемле булды.Аның казларын Минзәләдән Илфа Зыятдинова гына да 4 берәмлек алды. Аның әйтүенә караганда Яңа елда каз ите пешермәсәң яхшы түгел, аннан соң яңа елда улының, кияүвенең дә туган көннәре икән бит. Минзәләнең балык участогы да тоннага якын төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә минзәләдән Валерий Мухаметов тавыкларына ашату өчен ярмикәгә махсус чыгып 10 кило балык сатып алды. Балык дигәннән шәхси эшмәкәр Мухаметзянов чөгә балыгының килосын 1500, ә ысланганын 2500 сумга сатты. Быел декабрь аенда йомыркага бәяләр артканда ярминкәдә аның дистәсен Яңа Маҗыннан Вера Колбинадан 120 сумга гына алып була иде. Воровский авыл җирлеге вәкилләре дә казлар белән сәүдә иттеләр. Шул җирлек эшмәкәре дә Фәнис Зиннуров 2 түшкә сыер итен тиз арада сатып бетерде. Фәнис сыер итенең килосын 460 сумнан җибәрде. “Дәүләтов” КФХсы бәрәңге һәм кәбестәнең килосын бәйрәм хөрмәтенә 20 сумнан сәүдә итте. Урман хуҗалыгы Яңа ел чыршысы бәйрәм символын 300 сумнан алып 900 сумга чаклы сатты. Каен утынын 4 кубометры 12000сум тора иде.

Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар. Һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәясе, сатучылар белән аралаштылар.
Район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният йорты янында минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, алдагы елда да зур уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев