Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкә 4 нче ноябрьдә була

Теләге булган һәркем ярминкәдә катнаша ала

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

4 нче ноябрьдә, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган ярминкә була. Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә төрле итләр, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Әлеге бәйрәмнәргә багышланган табынның муллыгы турында хәстәрлек күрергә онытмагыз, дуслар! Әгәр дә сез бәйрәм ярминкәсендә үзегезнең товарларыгызны, азык-төлекне сатарга телисез икән 2-33-26 телефоны аша ярминкәне оештыручы зат белән элемтәгә керә аласыз. Теләге булган һәркем ярминкәдә катнаша ала.

Ярминкәдә үзегез теләгән ризык, продуктларны күрергә теләсәгез заявкаларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-33-28 телефоны аша бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев