Ифтар безне берләштерә
Көн темасы

Ифтар безне берләштерә

Изге рамазан ае дәвам итә

Мөселманнар көтеп алган бу айда мөселманнарыбыз Минзәлә собор мәчетендә, авылларыбыз мәчетләрендә, шәһәребез фатирларында ифтар ашлары уздыралар. Әнә Иске Иркәнәш авылында ифтар ашларын һәр урам үзе аерым уздыра. Бу-бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Узган атнада җомга көнне Казан шәһәренең "Казан-Экспо"да республикакүләм ифтар узды. Бу чарада Минзәлә районыннан 18 кеше катнашты. Әлеге ифтарга районыбызның диндарлары, махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлак булган солдатларның әниләре бардылар. Быелгы республика күләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлекле яңартылган - Коръән «Казан басмасы» бүләк иттеләр. Коръән Катар дәүләте акчасына басылган. 

Рәмзил хәзрәт Садыйков:

-Ифтар бик яхшы узды. Аны хәтта халыкара ифтар дип әйтергә була. Монда төрле мөселман илләреннән һәм аларның консуллары да килгән иделәр. Әлеге ифтарда катнашкан районыбыз диндарлары бик яхшы оештырылган дип кайттылар. Диндарлар үз өйләрендә үткәрүдән тыш берничәсе бергә җыелып Минзәлә мәчетендә дә ифтар ашлары уздырдылар.


Нет комментариев