Реклама
Көн темасы
Изгелекне күрә беләләр
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Ел иганәчесе-2011" республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсны оештыручылар - ТР Министрлар кабинеты һәм Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы.
Әлеге чарада безнең районнан да район башлыгы Рәсим Садыков җитәкчелегендә 18 кешелек делегация катнашты. Алар арасында "Ел хәйриячесе" конкурсы җиңүчесе - "Минзәлә автотранспорт предприятесе" ААҖ җитәкчесе Рамил Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре директорлары Илсөя Хәбибуллина, Татьяна Вахрушева, Светлана Миңнекаева, Татьяна Железкина, коррекция интернат-мәктәбе директоры Камил Нәҗмиев, тәрбиягә җиде бала алган Емельяновлар гаиләсе бар иде.
189 номинант арасында конкурс комиссиясе 2011 елның 88 җиңүчесен билгеләде. Алар 3 млрд сумнан артык суммада хәйриячелек эшләре башкарганнар. "Минзәлә автотранспорт предприятиесе" ААҖ "Эре һәм уртакул предприятиеләр" номинациясендә җиңүчеләрнең берсе дип табылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчесе Рамил Кәримовка хәйриячелек эшчәнлеге өчен истәлек дипломы һәм медаль тапшырды.
"Ел хәйриячесе" конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасы быел бишенче тапкыр узды. Республикабызда традицион рәвештә уза торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 2011 елда гына да 13 млн сумнан артык акча җыелган. Минзәлә районы буенча 381,5 мең сум акча тупланган. Күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче 24 мең бала яңа уку елын лаеклы каршы алды.
Өлкән буын вәкилләре - аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләр, ветераннарның тол хатыннары да онытылмый. "Компьютер грамотасызлыгын бетерү" проекты кысаларында 13 мең граждан (Минзәлә районы буенча - 90) курслар узды. Пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтүне дәвам итеп, быел РФ Пенсионерлар союзының ТР буенча төбәкара бүлекчәсе инициативасы белән "Интернет - озын гомерлелек" проекты старт алды.
Республикабыз хәйриячеләре күпбалалы һәм тәрбиягә бала алучы гаиләләргә һәрдаим ярдәм итеп торалар. 2011 елда гына да Татарстанда 2183 гаилә тәрбиягә бала алган. Әлеге тантанада Рөстәм Миңнеханов 17 күпбалалы гаиләгә "Мегафон" элемтә операторы тәкъдим иткән (ата-ананың икесенә дә) бүләк трафигы белән махсус тариф планын тоташтыруга сертификат һәм кәрәзле телефоннар тапшырды. Райондашларыбыз - Емельяновлар гаиләсе дә (рәсемдә) Президент кулыннан әлеге бүләкне алу бәхетенә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев