«Калморза» хуҗалыгы районда иң беренче булып уракны тәмамлады
Көн темасы

«Калморза» хуҗалыгы районда иң беренче булып уракны тәмамлады

Әлеге хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 4850 гектарда үстерелгән иде.

Шуның эченнән: көзге бодай 1140, сабан бодае — 2628, арпа — 628, борчак — 306, солы 56 гектардан җыеп алынды. Биредә уртача гектар төшеме 39,6 центнер тәшкил итте.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 28 нче августка 46 процент игеннәр суктырып алынган. Амбарларга 62201 тонна ашлык кайтарылган. Бөртекле культураларның иң зур җыемы «Мензелинские зори» агрофирмасында — 18617 тонна. Район буенча һәр гектардан уртача 35,3 центнер уңыш җыеп алына. Иң югары уңыш «Кама беконы» ҖЧҖдә, биредә һәр гектардан уртача 48,3 центнер уңыш чыга.

Район басуларында 27 нче август көнне 47 комбайн хезмәт куйды.


Нет комментариев