Реклама
Көн темасы
Кош гриппына каршы өйрәнүләр узды
Кошлар һәм терлекләрнең аеруча инфекцион авыруларын юк итү буенча практик күнекмәләрне эшләү һәм команда- штаб өйрәнүләре булды.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Әлеге өйрәнүләр шәһәребезнең Сабантуй узды, аңа ветеринария берләшмәсе, авыл җирлекләре башлыклары, кош асраучы фермерлар, полиция, МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләре җәлеп ителде. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков ачып җибәрде. Өйрәнүләрне район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллин үткәрде.
Өйрәнүләр легендасы буенча, шәһәребездән ерак түгел бер авылның Петровның шәхси хуҗалыгында тавыклар үлә. ЧП урынына ветеринар тикшерү һәм патологик материал (үлгән тавык түшкәсе) сайлап алу төркеме килә. Бу кешеләр инфекция чыганагына беренче булып керәләр. Аларның чумага каршы киемнәр һәм индивидуаль сак чаралары бар. Аларның бурычлары биоматериаль сайлап алу. Кош үлгән йөрт һәм абзар тирәсен махсус препарат белән эшкәрттеләр. Ветеринар таләпләр нигезендә кош гриппы табылган урында карантин игълан ителде. Авылга карантин игълан иттеләр. Авылга кергән һәм чыккан машиналарны препаратлар белән эшкәрттеләр.
Хезмәткәрләр үлгән тавыкның гәүдәсен алып «республика ветеринариясе» ДБУга җибәрделәр. Өйрәнүләр легендасы буенча, кош гриппына тискәре нәтиҗә килде. Кошларның биологик матдәләрен пцр-тест уздыргач кына соңгы нәтиҗә куела. Моннан соң инфекция белән көрәшкә җыелма отряд кушылды, ул ветеринар берләшмә, полиция, МЧС һәм биологик ресурслар вәкилләреннән тора. Өйрәнүләрнең максаты инфекция учагын юк итүгә мөнәсәбәте булган барлык ведомстволарның узара бәйләнешен булдырудан гыйбарәт иде. Өйрәнүләр югары бәя алды. Бу өйрәүләр генә булып калсын, район территориясенә бернинди авырулар кермәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев