Кыш бабайга хат языгыз!
Көн темасы

Кыш бабайга хат языгыз!

Татарстан Республикасы почтамптларында Кыш бабайга язган хатлар өчен Яңа ел почтасы эшли башлады.

Хат тылсымлы адресатка барып җитсен өчен «162390, Россия, Вологодская область, город Великий Устюг, почта Деда Мороза» адресына конвертта дөрес итеп язарга кирәк. 

Җавап алу өчен конвертта индекс белән үзегезнең тулы адресыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Иң кызыклы хатларга Кыш бабай үзе җавап бирәчәк.


Нет комментариев