Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган бәйрәм чарасына Азнакай бораулау эшләре предпрятиесенең ветераннар советы лидеры Азат Харисов, “Металлосервис” ҖЧҖнең җитәкчесе Алексей Юдин, “Мензелинсксервис” ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин, нефтьчеләрнең элеккеге ветераннар советы рәисе Әнәс Фәхриев, тагы районыбызның берничә шәрәфле кешесе килгән иде һәм алар нефтьче ветераннарны бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Азат Харисов:
- Минзәлә нефтьчеләре кайда гына эшләсәләр дә сынатмадылар, Удмуртиядә, Көнбатыш Себердә нефть ятмаларын үзләштердегез, нефть чыгардыгыз һәм илебезнең үсеше өчен бар көчегезне салдыгыз. Сезне Татарстаныбызда нефть чыгара башлауга 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм белән тәбрикләп, бәхет һәм сәламәтлек телим, гомер көзләрегез якты булсын, янәшәгездә дусларыгыз, туганнарыгыз булсын.
Өлкәннәр мул итеп әзерләнгән аш табыны артында сыйландылар, ветераннар сөйләшеп, үткәннәрне искә төшереп, гапләшеп утырдылар. Бәйрәмгә килгән өлкәннәргә Азнакайдан килгән артистлар: Ландыш Шәрәфиева, Марат Мозаффаров, Тәскирә Хөсәенованың чыгышлары нур өстенә нур булды. Бәйрәм табыны матур җырларга, викторинага, шигъри сүзгә бай булды. Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәр хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм табыны әзерләүдә Азнакай бораулау эшләре идарәсе финанс ярдәме күрсәттеләр, аларга нефтьче ветераннарны хөрмәтләү 100 мең сумга төште. Бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңеле булып кайтып китте.
Акцент. Нефтьче ветераннарны Азнакай бораулау эшләре идарәсе даими кайгыртып тора. Ветераннарны юбилейлары белән тәбриклиләр, сентябрь аенда Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан азык-төлек тутырылган пакетлар өләшенде, октябрь аенда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан һәрберсенең исәп-хисабына 600әр сум акча күчерелде. Әле моның өстенә аталы –уллы Юдиннар сентябрь ае башында алар өчен профессиональ бәйрәм уңаеннан мул аш табыны оештырган иде. Кунакка Воровскийдан үзешчән сәнгать артистлары чакырылды һәм бәйрәм азагында һәрбер кешегә берәр мең сумлык конверт тапшырдылар.
Нет комментариев