Минзәлә басуларында һәр гектардан уртача 38,7 центнер уңыш чыга
Көн темасы

Минзәлә басуларында һәр гектардан уртача 38,7 центнер уңыш чыга

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,13 нче августка барлыгы 8827 гектар мәйданда ашлык суктырып алынган,барлык мәйданның 23,2 проценты.

Көзге бодай — 7565 (барлык мәйданның 85,7 проценты), солы — 56, арпа — 570, сабан бодае — 330, борчак 306 гектардан җыеп алынган. Минзәлә игенчеләре урак башыннан барлыгы 34137,2 тонна икмәк суктырып алганнар. Әлегә көзге бодайдан уртача — 39,4ц., арпадан — 38,3 ц., борчактан — 26,7ц., солыдан — 33,6 центнер уңыш чыга. Иң югары уңышны «Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре ала, гектар куәте 48,3 центнер.

«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, арпа, солы суктыруны тәмамлап, язгы бодайны тәмамлап киләләр. Бу хуҗалыкта һәр гектардан уртача уңыш — 40,5 центнер тәшкил итә. Ашлыгы суктырып алынган басуларның саламын төргәкләргә урыйлар һәм ферма яннарына ташыйлар.


Нет комментариев