Минзәлә районы башлангыч сыйныф укытучылары «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнаштылар
Көн темасы

Минзәлә районы башлангыч сыйныф укытучылары «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнаштылар

Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы һәм 54 нче гимназияләре базасында Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарының һәм Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы педагоглары «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнаштылар.

Башлангыч сыйныф укытучылары Надежда Устюжина (1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Дарья Кукаркина, Регина Романова (3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе), Гөлия Гайниева (Тупач башлангыч мәктәбе) үзләренең барлык һөнәри сыйфатларын, осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр.
Алар барлык сынауларны уңышлы үтәделәр.

Алмазия Зәйнуллина, педагогларның һөнәри үсешләре буенча методист:

— Педагоглар өчен «Ел укытучысы» конкурсы үз-үзеңне үстерү һәм һөнәри үсеш өчен мотивацияне арттыруның көчле стимулы булып тора. Бу үзеңнең педагогик стилеңне күрсәтү, осталык серләрең белән уртаклашу, күнегелгән күренешләрдә гадәти булмаганны ачыклау өчен яхшы мөмкинлек.

Педагогларыбызга авыр хезмәтләрендә җиңүләр һәм уңышлар телибез.


Нет комментариев