Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы уҗымнар торышы белән танышты

Районда язгы кыр эшләре башланып китте.

 

Шул уңайдан район башлыгы Айдар Салахов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә көзге чәчүлекләргә объектив бәя бирү максаты белән басуларны карап чыкты. Район башлыгы Айдар Салахов уҗымнарның торышын карады, уҗымнар яхшы кышлаган, өметле күренә, әмма төп бәяне көзге уңыш куячак.

“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 671 гектар көзге бодай чәчкәннәр. Без булган басуда тамыр системасы яхшы күренде. Тиздән бу басуга һәр гектарга ике центнер күләмендә аммиак селитрасы кертәчәкләр. “Заиковский” хуҗалыгының 86 гектарлы көзге бодай басуыда яхшы күренә, җирдә дым бар, биредә һәр гектарга 1,5 центнер күләмендә ашлама кертәчәкләр. Шул басу каршында 86 гектарлы күпъеллык үлән костер картайган, беренче чабымнан соң БДМ белән эшкәртеп, компактер кертергә планлаштыралар. “Калморза” хуҗалыгында көзге бодай 1120 гектар чәчелгән. Биредә ашламаны сыек хәлдә кертәчәкләр, чөнки сыек ашламаны үсемлекләр тиз үзләштерәләр. “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында көзге бодай 4123 гектарда чәчелгән, шуның өчтән беренә аммиак селитрасы кертелгән һәм үсемлекләр яхшы гына үсеп киләләр.   Гомумән алганда районыбыз кырларында уҗым культуралары яхшы кышлаган.

Айдар Салахов басуларны карап йөргәндә авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты һәм аларга икеайлык чисталык барышында авыл җирләрен, 1 майга кадәр урамнарын тәртипкә китерергә,юлчылар белән берлектә уртак тел табып эшләргә, юл буйларын тәртипкә китереп чистартырга, баганаларны буярга, зиратларда өмә үткәрергә  кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев