Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында «Уңыш-2024» бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны урып җыюда комбайнчыларга премияләр бирү турында район башлыгының боерыгы чыкты.
Районыбызда урып-җыю вакытында уракны сыйфатлы башкарып чыгу, кызыксындыру максатыннан иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга өстәмә премияләр бирелә.
Район башлыгына кандидатлар исемлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе раслый һәм тәкъдим итә. Смета буенча әлеге чараны финанслауны Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районының башкарма комитеты раслый.
Беренче графа — комбайн маркасы, икенче — шул комбайнның суктыру йөкләмәсе (тонналарда), өченче — премия күләме (сумнарда)
«Лексион», «Торум» 1500 5000
«Нью Холланд», «Тукано», «Джон Дир» 1300 5000
«Акрос», «Палессе», 1000 5000
«Дон −1500», «Вектор» 800 5000
«Нива», «Енисей» 500 5000
Нет комментариев