Минзәлә районы игенчеләре уракның 60 процентын төгәлләделәр
Районыбыз хуҗалыкларында көзге бодайны урып-җыю төгәлләнде һәм һәр гектардан уртача 25,9 центнер уңыш алынды.
Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»
Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4485 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 27,7центнер уңыш җыеп алдылар. Минзәлә ат конюшнясында 45 гектар арпадан 32 тонна ашлык җыеп алды.
Барлыгы 63218 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә район буенча арпадан - 24,3ц., сабан бодаеннан - 25ц.,борчактан - 11,8ц.,солыдан 18,3 центнер уңыш чыга.
Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,9 центнер тәшкил итә. Район буенча көзге бодайның - 99,9, сабан бодаеның - 22,1, арпаның - 56,3 , борчакның — 51,6 проценты җыеп алынды.
Кичә районыбыз басуларында 48 комбайн эшләде һәм 2388 тонна ашлык суктырып алдылар.
2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 4732 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 9 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 11 мең гектардан артык җир әзерләнде.
Безнең белешмә. Республика күләмендә 603700 гектарда игеннәр суктырып алынган. 1679,9 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,8 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев