Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районында авыл халкыннан сөтне җыю бәяләре

2025 нче елның 1 ноябренә авыл халкыннан җыйган бер литр сөтнең бәясе 34-28 сум булса, быел гыйнварның 12 сенә 31-26 сумга кадәр кимеде.

Чимал эшкәртүче монополистларның аграр продукция җитештерүчеләргә булган мондый мөнәсәбәте яңалык түгел. Ләкин базар мөнәсәбәтләре шартларында сәүдә кануннары катгый һәм чимал җитештерүчеләргә сайланырга урын калмый. 

Татарстанда сөт җитештерү күләме елдан-ел артып бара, шул ук вакытта халыкның сөт куллану күләменең кими баруы да күзәтелә. Җитештерү арта, сөт продукциясенә ихтыяҗ кими. 

Ничек кенә булмасын, әлегә республиканың сәүдә базарында сөт ихтыяҗдан артыграк җитештерелә, шуңа күрә аның бәясе дә түбән, дигән фикер саклана.
Кызганыч хәл, чөнки, сөтнең бәясе төшүдән аны эшкәртүче яисә сатучы түгел, ә тармактагы җитештерүчеләр зыян күрә.

Беренче графа — авыл җирлекләре исеме, икенче — шул җирлектән сөт җыючының эшмәкәрнең фамилиясе, өченче -шул җирлектән җыелган бер литр сөткә түләү бәясе.

Әтрәкле             Саргасян          31сум
Аю                     СХПК Фаиза     30,50 сум
Бикбау              СХПК Фаиза     30,50 сум
Югары Тәкермән     Камалиева    29,00 сум
Иркәнәш           Файдров            32 сум
Кадрәк              Сафиуллин       30 сум
Коноваловка    Ахметзянова     26сум
Наратлы Кичү    Вәлиев           30 сум
Яңа Маҗын    СХПССК «Фаиза»    30 сум
Тауасты Байлар    Харисова        26 сум
Николаевка    «Фаиза» ҖЧҖ       29 сум
Иске Маҗын    «Фаиза» ҖЧҖ     29 сум
Иске Матвеевка    «Фаиза» ҖЧҖ    30,50 сум
Яңа Мәлкән    «Фаиза» ҖЧҖ    30,50 сум
Урыс                Ахметзянов        26 сум
Урыс               Харисова            27 сум
Юшады      "Фаиза«ҖЧҖ         30,10 сум. 

Шулай ук район хуҗалыкларында җитештерелгән сөткә дә бәя түбәнгә тәгәрәде һәм ул литрына карап 6-7 сумга кимеде.

Район хуҗалыклары саткан сөтнең бәясе

Беренче графа — хуҗалыклар исеме, икенче- шул хуҗалыкның НДС белән сатылган сөтенә бәя.

«Заиковский» ҖЧҖ                    37сум
"Кама беконы"ҖЧҖ                   40,90 сум 
"Калморза«ҖЧҖ                        39,80 сум
«Ильнур» КФХ                            42,60 сум
"Август-Мензелинск"ҖЧҖ         42,40 сум
Калган КФХлар                           41 сум.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев