Минзәлә районында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тәрбиячеләр конкурсы узды
Көн темасы

Минзәлә районында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тәрбиячеләр конкурсы узды

Бүген 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» смотр-конкурсы узды

Максат мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру. 

Мәктәпкәчә учреждение фойесында кунакларны ЮИД отряды каршы алды, һәр кунакка алар «БДД» ДБУ дан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Концерт номерлары белән «Шатлык» балалар бакчасының яшь тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. 

Район мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев, чараны ачып, безнең районда балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бик күп конкурслар узуын билгеләп үтте. Ул конкурста катнашучыларга яшь буынны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтүләре өчен зур рәхмәт белдерде.

Конкурсантларны Минзәлә районында «БДД» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Наталья Железкова да сәламләде

Район этабында 9 тәрбияче катнашты: Гүзәл Галдина (1 нче санлы балалар бакчасы), Екатерина Сивова (8 нче санлы балалар бакчасы), Екатерина Халдеева (7 нче санлы балалар бакчасы), Фәнирә Акмалова (Кызыл Төбәк балалар бакчасы), Гүзәлия Маннанова (3 нче санлы балалар бакчасы), Альбина Галиева (4 нче санлы балалар бакчасы), Любовь Журавлева (Николаевка балалар бакчасы), Алина Шәрипова (11 нче санлы балалар бакчасы), Миләүшә Гарифуллина (Хуҗәмәт балалар бакчасы).

Катнашучыларның һәрберсе жюри әгъзаларына һәм чара кунакларына балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Алар үз чыгышларын якты презентация белән тулыландырдылар. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләр арасында түбәндәгечә бүленә:

1 урын — Алинә Шәрипова (11 нче санлы балалар бакчасы)
2 урын — Гүзәл Галдина (1 нче санлы балалар бакчасы)
3 урын — Гүзәлия Маннанова (3 нче санлы балалар бакчасы)

Шулай ук Екатерина Сивова (8 нче санлы балалар бакчасы) да аерым билгеләп үтелде.


Нет комментариев