Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында тагын бер рекорд куелды

Район хуҗалыкларында барлыгы 158086тонна кукуруз массасы базларга салынган. Үзенчәлекле рекорд бу. Тагын 3757 гектардан кукуруз силосы әзерлисе бар . 390 гектар кукурузны бөртеккә аласы бар.

Рапстан район буенча уртача һәр гектардан 18 центнердан артык уңыш чыга. Бу культура буенча иң югары уңышны «Калморза» хуҗалыгы алды, аларда рапсның гектар куәте 22,8 центнер төшем бирде

«Дәүләтов» КФХсы хезмәтчәннәре 130 гектар бәрәңгенең 80 гектарын казып алдылар, һәр гектардан 400 центнер уңыш алына. 

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 4470 гектар шикәр чөгендеренең 1167 гектары казып алынган. Биредә һәр гектардан уртача 435 центнер шикәр чөгендере чыга.

Район буенча 50050 гектарда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш булса, шуның 27700 гектары эшкәртелгән. 

«Калморза» хуҗалыгы бөртек өчен игелгән 100 гектар кукурузның 55 гектарын корнажга салды. Әлеге хуҗалык 1051 гектар көнбагышның 200 гектарын суктырып алды һәм бер гектардан уртача 24 центнер көнбагыш чыга. Район хуҗалыкларында бер баш шартлы терлеккә 38 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев