Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларын терлек азыгы әзерләү кампаниясенә тикшерү узды.
Хуҗалыкларның терлек азыгын әзерләүгә керешергә әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов җитәкчелегендә республика комиссиясе тикшерде. Комиссия составында Дәүләт техник күзәтү идарәсенең Минзәлә район бүлеге инспекторы Ринат Гильманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Илгиз Фәйрушин эшләделәр.
Алар хуҗалыкларда булып, белгечләр техник мәсьәләләрнең киң даирәсе, шулай ук хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм игенчелек буенча чараларның үтәлеше белән кызыксындылар. Кабул итүдә катнашучылар техникалар эшендә янгын куркынычсызлыгына да игътибар бирделәр. Таләпләр нигезендә, бүгенге көнгә үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, техник Дәүләт каравын узарга, тиешле эстетик кыяфәткә ия булырга һәм тикшерү вакытында тигез мәйданчыкта тәкъдим ителергә тиеш. Тикшерү маршруты районыбызда эшләүче «Кама беконы» ҖЧҖ ның Сосновый Бор авылындагы техник паркыннан башланды. Әлеге хуҗалык уңышлы үсә, яңа юнәлешләр үзләштерә, елдан-ел киңәя. Комиссия терлек азыгы әзерләү техникасы, азык хәзерләү мәйданчыклары торышы белән танышты, барлык җитештерү һәм эшчеләрнең хезмәтен оештыру мәсьәләләрен ачыклады. Тәкъдим ителгәннәрнең барысы да республика вәкилендә чын-чынлап тәэсирләр калдырды.
— Хуҗалык бик перспективалы, — дип билгеләп үтте ул. — Җитәкчелекнең потенциалы, омтылышы һәм мөмкинлекләре күренеп тора.
Техниканы әзерлеген карау «Калморза» хуҗалыгында дәвам итте. Машина трактор паркы территориясендә терлек азыгы әзерләүгә җәлеп ителәчәк техник чаралар-чапкычлар, әйләндерү, печән пресслау агрегатлары урнашкан. Аларда эшләячәк механизаторлар әлегә басуларда чәчү һәм культураларны эшкәртү белән мәшгүль Алар сезон башланганчы ук әлеге агрегатларны әзерләгәннәр.
— Терлек азыгы әзерләү техникасын кыштан ук ремонтлый башладык, — дип билгеләп үтте «Калморза» хуҗалыгының баш инҗенеры Рөстәм Габдрахманов. — Механизаторларыбыз да, ремонтчылар да эшкә бик җаваплы карадылар.
«Заиковский» ның үзәк базасы да шулай ук техник арсеналны тәкъдим итте һәм бик яхшы бәя алды.
Нәтиҗәдә азык әзерләү буенча әзерлек бәйгесендә 100 балл мөмкинлектән 99 балл җыеп беренче урын «Кама беконы» ҖЧҖ һәм «Заиковский» ҖЧҖ гә бирелде.
Икенче урында 95 балл белән «Калморза» хуҗалыгы. Өченче урында — 87 балл белән «Ильнур» КФХсы белән «Клешевников» КФХсы.
— Без күргәннәрдән зур тәэсирләр алдык:районда терлек азыгы әзерләү сезонына бик җитди якын килгәннәр, — дип ассызыклады комиссия рәисе Рафаэль Фаттахов. — Хуҗалыклар сезонга ышанычлы итеп әзерләнгән — 5 плюс белән. Минзәләлеләр — бердәм эшләүче, максатка омтылучан команда. Аларга чын күңелдән уңышлар гына телисе кала.
Нет комментариев